27 июнь 2012 яңалыклары
-
Истә, мәңгегә истә …
Узган атнада Яшьләр үзәге кайгылы дата 22 июнь - Бөек Ватан сугышы башлану көненә багышланган «Хәтер шәме» акциясен оештырды. Акция, сугыш башлану төнен хәтерләтеп, соң гына кичен башланды. Геройлар аллеясыннан узып баручылар сәерсенеп: «Ни булды икән?» дип тукталып калсалар да, нинди чара икәнлеген белеп алгач, үзләре дә сугышта һәлак булучыларны...
-
Спортчыларыбызны дөнья чемпионнары котлады
Евгений Давыдов һәм Хәлил Нигъмәтуллин җиңүчеләрне котлый XXII Бөтенроссия Олимпия көне кысаларында Азнакайда районның иң уңышлы спортчылары белән илнең күренекле спортчылары очрашуы узды. Бу көнне безнең спортчылар Канададан килгән ике тапкыр олимпия Чемпионы Евгений Давыдов кулыннан бүләкләр алдылар. Андый хөрмәткә 10 спортчы лаек булды. Алар арасында: алкалы хоккей буенча Россия...
-
Фикердәшләр бергә җыелды
«Калинушка» җыр һәм бию ансамбле Олыгайгач кешеләрнең кадер-хөрмәте, игътибарына аеруча мохтаҗ буласың икән. Үзебезнең Лениногорск педагогия училищесын тәмамлаган Т.Хөсәенова җитәкчелегендәге «Калинушка» Азнакай җыр һәм бию ансамбле концерт белән килгәч, сөенечнең чиге булмады. Солистлар Ф.Йосыпова, Л.Якимов, М.Хилова, З.Фәхразиева, Р.Сабитова, Т. Павлова, З.Павлова һәм иң яшь катнашучы 2 нче сыйныф укучысы А.Йосыпова...
-
Ашлары тәмле, диләр
Пешекче Зилира Хөснетдинова төшке аш хәзерләү вакытында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов белән район хуҗалыкларында кыр эшләре барышы белән танышып йөргәндә искәргәнем бар: кайда гына булмасын, беренче чиратта ул механизаторларның эш шартлары, төшке һәм кичке аш оештыру, аның сыйфаты белән кызыксына. - Бу юктан гына түгел -...
-
Өлгергәнлек аттестаты – олы тормышка юллама
25 июньдә район мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре узды. Быел урта мәктәпне 502 укучы тәмамлый. Бу узган елга караганда 147 гә кимрәк. Азнакай 2нче урта мәктәбе 54нче тапкыр "карлыгачларын" олы тормыш юлына очырды. Дүрт сыйныфка барлыгы 69 укучы өлгергәнлек аттестаты алды. Рөстәм Сәгъдиев, Гүзәл Сәмигуллина, Динара Әхмәтшина мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган. Аларга...
-
«Бәхет»кә –бүләк
ТР Президенты патронажлыгында үтүче "Созвездие-Йолдызлык" ачык республика фестиваленә нигез салынганнан алып инде дистә елдан артык Азнакай сәнгать мәктәбенең (җитәкчесе ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Наилә Шәрифуллина) "Бәхет" ансамбле анда катнашып, лауреат исеме алып килә. Ансамбльнең инде икенче буын яшь артистлары үсеп килә. Быел да фестивальнең "Вокаль ансамбльләр" номинациясендә "Бәхет" ансамбленең кечкенәләр...
-
ӨЛКӘННӘРНЕҢ ИЗГЕ БУРЫЧЫ
Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерер дигән фикергә таянып эшли Урсай авылы мәчете. Фәнзия Мостафина 5 ел инде балалар өчен дини тәрбия дәресләре укыта. "Балага кечкенәдән үк дөрес тәрбия бирү, Аллаһның барлыгын һәм берлеген аңлату, хәләлне хәрамнан аерырга өйрәтү, игелекле кеше, ата-анага хөрмәт тәрбияләү - өлкәннәрнең...
-
Күргәзмә ачыла
28 июнь көнне 17.00 сәгатьтә шәһәребезнең халык һөнәрчелеге йортында (Гагарин ур., 35) рәссам Дамир Хафизовның иҗат күргәзмәсе ачыла. Барыгызны да күргәзмәгә чакырабыз!
-
Фестивальгә рәхим итегез!
30 июньдә Азнакайда беренче тапкыр төрки халыкларының «Чатыр тауда җыен» дип исемләнгән төбәкара фольклор фестивале үткәрелә. Анда Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Сарман, ут күршеләребез Башкортстанның Шаран, Бакалы фольклор коллективлары чыгыш ясаячак. Бәйрәм 10.00 сәгатьтә Чатыр тауда «Чатыр тау җиле» исемле театральләшкән тамаша белән башланып китәчәк. 13.00 сәгатьтә район һәм шәһәр мәдәният...
-
Судның электрон адресы үзгәрде
Район, шәһәр судларының почта ресурсларыннан файдалануын бердәйләштерү, бердәм адрес мохите тудыру, электрон хатларны адресатларына җиткерүне тикшерү мөмкинлеген тәэмин итү максатларында Азнакай шәһәр cудының яңа электрон почта адресы булдырылды: aznakaevsky.tat@sudrf.ru
-
Кеше үлеменә китергән юл һәлакәте эше буенча карар чыгарылды
Азнакай прокуратурасы РФ ҖКның 264нче маддәсе 3 бүлегендә каралган җинаять (юл кагыйдәләрен бозып саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән җинаять) өчен Т. Исеевка карата дәүләт гаепләвен яклады. 2011 елның ноябрь аенда ВАЗ-21140 автомобиле белән идарә итүче Т. Исеев юл кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыга һәм М. Хәбибуллин идарә иткән ВАЗ-21150...
-
Әҗәтлеләргә кырыс чаралар күреләчәк
2010-2011 еллар өчен Пенсия фонды идарәсенә иминият взнослары түләмәүчеләргә карата кырыс чаралар куреләчәк. Фонд идарәсе һәм суд приставлары хезмәткәрләре урыннарга чыгып, аларның мөлкәтенә арест салу үткәрә, ә инде кайдалыклары билгеле булмаганнар эзләтүгә бирелә. Андыйларга РФ территориясеннән чыгып китү дә чикләнгән, бу да иминият взносларын түләтүдә өстәмә йогынты булып тора. Янә...
-
Мәҗлес коръән елына багышланды
Республикабыз 2012 елны Коръән елы дип игълан итте. Шушы уңайдан Балтач авылы мәчетендә шәкертләребезнең алган белем нәтиҗәләрен тикшерү ниятеннән Коръән уку буенча имтихан-бәйрәм уздырылды. Мөгаллимәбез Фәһимә апа хаҗия, төпле белем иясе, "Мөхәммәдия"дә гыйлем алган, Азнакайдан килеп укыта. Сынау өчен сорауларны үзе язып, имтихан оештырды. Мәдрәсәдә әдәп-әхлак дәресләре төп урынны алып...
-
Уңайлыклар тудырылыр
Газетаның 15 июнь санында Хәсәнов урамы, 9-11нче йортларда яшәүчеләрнең кайбер уңайсызлыклар турында «Форточка да ача алмыйбыз» баш астында язмасы басылган иде. Хат эзеннән шәһәр башкарма комитеты, ТСЖ җитәкчеләре, җаваплы белгечләре урынга килеп шартлар белән таныштылар һәм кимчелекләрне төзәтү буенча башкарылачак эшләр турында фикер алыштылар.
-
Гомерләр янгында өзелә
Сукаеш авылында җаннарны тетрәндергән фаҗига булды. Йортта янгын чыгып, ул тулысынча янып бетте. Иң аянычлысы: өч баласын ятим, ирен тол калдырып хуҗабикә газ исеннән һәлак була. Янгынны газ приборларыннан файдалану кагыйдәләрен сакламау сәбәпле чыккан дип фаразлыйлар. Бүгенге көндә гаилә әгъзалары югалту ачысы кичерү өстенә, зур мохтаҗлык та күрә. - Авылдашлар...